АВЫЛ МӘЧЕТЕ КӨЯЗЛӘНӘ

5 октября 2025

Кече Шырдан авылына соңгы вакытта туристлар шактый күп килә. Төзелгән һәр обьект - аларның игътибар үзәгендә. Менә, мәсәлән, 1903 елда Каюм Насыйри акчасына төзелгән мәчет. Тыштан әлләни кычкырып тормаса да, эчендә үзгәбер атмосфера. Керүче биредән үзенә бер күңел тынычлыгы алып чыга, Аллаһка якыная. Мәчетне карап, тәрбияләп торганда гына бу озак еллар шулай дәвам итәчәк, боерган булса.Шуны истә тотып, бүген авылдашлар мәчетнең диварларын, тәрәзә рамнарын буярга кереште. Көн дә бик матур. Мәчетебез ерактан күренеп, нур чәчеп торачак, иншааллаһ. Мәчетне тиешле дәрәҗәдә тоту өчен "Каюм Насыйри туган җирен торгызу" фонды хезмәткәрләре барысын да эшләргә тырыша. 








Оценил 1 человек